Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Pokemon Go уены үлемгә китергән - Япониядә беренче очрак теркәлгән

Уенның максаты - реаль дөньяда покемоннарны табу (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Япониянең Токусима шәһәрендә яшәүче руль артында Pokemon Go уенын уйнаганда ике җәяүлене бәрдергән, аларның берсе алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Япониянең Asahi Shimbun басмасы хәбәр иткәнчә, бу Pokemon Go белән бәйле беренче үлем очрагы. 39...

Уенның максаты - реаль дөньяда покемоннарны табу

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Япониянең Токусима шәһәрендә яшәүче руль артында Pokemon Go уенын уйнаганда ике җәяүлене бәрдергән, аларның берсе алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Япониянең Asahi Shimbun басмасы хәбәр иткәнчә, бу Pokemon Go белән бәйле беренче үлем очрагы.

39 яшьлек машина йөртүче фермер Кэйдзи Гоу юл-транспорт һәлакәте урынында кулга алынган. Башта ул смартфонда вакытны гына карадым дип расласа, соңрак Pokemon Go уйнавын һәм юлга карамавын таныган.

Җәй дөнья күргән реаль тормыш элементлары белән тулыландырылган Pokemon Go мобиль уены күп кенә илләрдә популярлашты. Pokemon Go актив кулланучылар саны буенча Twitter һәм Tinderны да куып җиткән.

Уенның максаты - реаль дөньяда покемоннарны табу һәм күнекмәләр үткәрү, башка уенчылар покемоннары белән көрәштә катнашу. Күбрәк покемон тоту өчен күбрәк йөрү һәм сәяхәт кылу зарур.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/08/26/125075/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев