Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз мәктәбенең 7 сыйныфы Әсгать Галимҗанов исемен йөртә

Без, Олыяз урта мәктәбенең 7нче сыйныфы, Әсгать Галимҗанов исемен йөртәбез. Күптән түгел генә Әсгать абый Галимҗанов безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Безнең хәтердә аның сокландыргыч эшләре калды: ятимнәр йортына 80 автобус бүләк итә алуы, ике бүлмәле фатирын Казахстаннан кайткан таныш булмаган Әкбәровларга бүләк итеп, үзенең базар янындагы баракта яшәве. Ул киң...

Без, Олыяз урта мәктәбенең 7нче сыйныфы, Әсгать Галимҗанов исемен йөртәбез. Күптән түгел генә Әсгать абый Галимҗанов безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Безнең хәтердә аның сокландыргыч эшләре калды: ятимнәр йортына 80 автобус бүләк итә алуы, ике бүлмәле фатирын Казахстаннан кайткан таныш булмаган Әкбәровларга бүләк итеп, үзенең базар янындагы баракта яшәве. Ул киң күңелле, соклангыч хәйрияче иде!

Без Әсгать абый рухына дога кылып кайтырбыз дип, ял көннәренең берсендә, Казанга экскурсиягә барырга булдык. Казанның Яңа татар зиратында безне Роберт абый каршы алып, Әсгать абыйның каберенә алып килде. Сыйныфташларыбыз Ирек Хәммәдиев белән Илсур Мәмәдҗанов дога кылдылар. Әсгать абыйның рухы шат булып, урыны оҗмахта булсын иде.

Сәяхәтебезне шәһәр үзәгенә урнашкан Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл янында дәвам иттек. Әйтерсең лә ул: "Акча җир өстендә ята, аны үрелеп алыр өчен кара тир түгеп эшләргә кирәк", - дип кабатлый сыман.

Тарихи истәлек - Сөембикә манарасына сокланып, без әкрен генә Бөек Ватан сугышының 60 еллыгы уңаеннан төзелгән мемориаль музейга таба атладык. Музейда безне Михаил Черепанов каршы алды. Ул экспонатлар, Бөек Ватан сугышында җиңү яулау өчен әби-бабаларыбызга никадәр сабырлык кирәк булуын сөйләде.

Экскурсия бик файдалы, эчтәлекле булды. Без яхшылыкларны күбрәк эшләргә һәм тарихыбыз белән кызыксынып, безгә матур киләчәк бүләк иткән кешеләрне онытмаска тиеш.

Фирзания МИРЗАЯНОВА, 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев