Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нырты мәктәбе укучысы әкияти дөньяда булып кайтты

Мәктәп еллары - кеше гомеренең иң истә кала торган мизгеле. Минем дә мәктәп елларым истәлекле вакыйгаларга бай. Үземнең мәктәбемне, укытучыларымны, дусларымны бик яратам. Гомумән, мин тормышка гашыйк, һәрбер яңалыкны теләп кабул итәм. Алдыма максатлар куям һәм шуңа ирешү юлларын эзлим. 9 сыйныфта уку - бик җаваплы чор. Шуңа да карамастан,...

Мәктәп еллары - кеше гомеренең иң истә кала торган мизгеле. Минем дә мәктәп елларым истәлекле вакыйгаларга бай. Үземнең мәктәбемне, укытучыларымны, дусларымны бик яратам. Гомумән, мин тормышка гашыйк, һәрбер яңалыкны теләп кабул итәм. Алдыма максатлар куям һәм шуңа ирешү юлларын эзлим. 9 сыйныфта уку - бик җаваплы чор. Шуңа да карамастан, авырлыкларга бирешмичә алга барам. Янымда мине аңлаучы әти-әнием, туганнарым, укытучыларым һәм якын дусларым бар. Аларның изге теләкләре миңа укуымда һәм тормышымда ныклы терәк булып тора.

Быел Казан шәһәренә Президентның чыршы бәйрәменә барасымны белгәч каушап калдым. Миңа бу буй җитмәс хыял булып тоелган иде. Шулай да үземнең моңа лаек икәнемне, олимпиадаларда призлы урыннар алуым, төрле фәнни-гамәли конкурсларда җиңеп чыгуымның нәтиҗәсе икәнен аңладым.

25 декабрь көнне иртәнге сәгать бишләрдә Гөлназ Разифовна җитәкчелегендә Казанга кузгалдык. Башкалага килеп җиткәч, иң элек безне бик тәмле итеп сыйладылар.

Менә без Татарстан республикасының төп чыршысы урнашкан "Татнефть Арена" боз сарае нда. Андагы матурлыкны тел белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Мин үземне әкияти серле дөньяда дип күз алдына китердем. Тиздэн бәйрәм тантанасы башланып китте. Тамаша безне серле дөньяга алып кереп китте. Андагы геройларны, аларның костюмнарын күреп таң калдым. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның чыгышы аеруча тәэсир итте. Ул барлык укучыларны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Президент белән очрашу минем күңелемдә якты тәэсирләр калдырды.

Тамаша соңында Рәсәй кунагы Егор Кридның концерты булды. Ә иң истә калганы - Кыш бабайдан бүләкләр алу иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев