Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнине хафага салдык (туганым сөйләгәннәрдән)

Безнең чор балалары табигать нигъмәтләре белән тукланып үстек бит. Язга чыксак, кузгалак, какы җыеп, витамин тупладык, җәй-көз инде муллык чоры, кышка да әзерли идек. Шулай бервакыт, ике энемне ияртеп, күршеләрем Равил белән Фәнияне дә алып, урманга шомырт җыярга киттек. Урман белән авыл арасы өч чакрым тирәсе, куыша-куыша барып та җиттек....

Безнең чор балалары табигать нигъмәтләре белән тукланып үстек бит. Язга чыксак, кузгалак, какы җыеп, витамин тупладык, җәй-көз инде муллык чоры, кышка да әзерли идек.

Шулай бервакыт, ике энемне ияртеп, күршеләрем Равил белән Фәнияне дә алып, урманга шомырт җыярга киттек. Урман белән авыл арасы өч чакрым тирәсе, куыша-куыша барып та җиттек. Шомырты күбрәк, эрерәк булган агачларны эзли-эзли, шактый эчкә кергәнбез. Равил белән бер энем агач башына менеп, эре-эре тәлгәшле ботакларны безгә сындырып атып торалар, без берәмтекләп чистартып чиләккә тутырабыз. Ике җиде литрлы чиләкне тутырырга шактый гомер кирәк булгандыр, күпме вакыт үткәнен дә сизмәгәнбез.

Бу вакытта инде авылда көтү кайтып, көн кичкә авышкан. Өйдәгеләр борчыла башлаганнар. Соңыннан әни: "Көтеп-көтеп тә кайтмагач, күршем Фатыймаларга кердем. Үзебез белән тагын берничә кеше ияртеп, сезне эзләп барырга булдык", - диде.

Кояш баю тарафына барса да, без әллә ни ашыкмыйбыз. Чиләкләрне тутыргач, иреннәр каралганчы, телләр камашып беткәнче шомырт ашадык. Әле кайтканда ашарга дип, кесәләргә тутырдык. Берзаман ниндидер кычкырышкан тавышлар ишетелде. Фәния аларга җавап итеп: "Ә-ә-әй!" - дип кычкыра башлады. "Кычкырма, - мин әйтәм, - әллә нинди кешеләр булыр, талап китәрләр". Шуннан соң тегеләр кычкыралар, без җавап бирмибез. Үзебез дә шүрләдек. Урман буена чыгып җиткәндә генә таныш тавышларны абайладык. Әни безне күргәч, хәлсезләнеп утырды да, такмаклый-такмаклый елап җибәрде: "И-и, балакайларым, шулай караңгы төшкәнче йөриләрмени? Башкайларымны кара кайгыларга салдыгыз би-и-ит".

Әллә арылган, тамак та ачкан булгангамы, әллә әнкәмне кызганыпмы мин дә аңа кушылдым. Ничек кайтып җиткәнне хәтерләмим дә инде.

Әтинең безне - биш баланы калдырып, бакыйлыкка күчкәненә ике еллап булгандыр ул заманнарда. Иртәгесен әни күргән төшен сөйләде:

-Балакайларым, төшемдә әтиегезне күрдем. Риза булып ята, бахыркаем, Бик матур итеп, чиста-пөхтә киенгән. Акрын гына килде дә, башымнан сыйпады, дәшмәде үзе, бары күзләремә карап елмайды. Нәрсәдер әймәкче идем, уянып киттем. Ул да борчылган булгандыр...

Күп еллар үтсә дә, шомыртлар өлгергән саен, бу вакыйга хәтеремдә яңара.

Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев