Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нахак сүз (булган хәл)

Көзге елак яңгыр тәрәзәгә бәреп ява да ява. Әйтерсең лә, ул тәрәзәгә түгел, Нәзирәнең йөрәгенә бәрә. Йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала. Соңгы көннәрдә Нәзирәнең йөрәге үзен еш сиздерә башлады. Сиздерер дә... Барысы да нахак сүз, нахак яла ягылган көннән башланды ла... Нәзирә белән Гөлгенә - килендәшләр. Нәзирәләр авылда яшәсәләр, Гөлгенәләр шәһәрдә яшәделәр....

Көзге елак яңгыр тәрәзәгә бәреп ява да ява. Әйтерсең лә, ул тәрәзәгә түгел, Нәзирәнең йөрәгенә бәрә. Йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала. Соңгы көннәрдә Нәзирәнең йөрәге үзен еш сиздерә башлады. Сиздерер дә... Барысы да нахак сүз, нахак яла ягылган көннән башланды ла...

Нәзирә белән Гөлгенә - килендәшләр. Нәзирәләр авылда яшәсәләр, Гөлгенәләр шәһәрдә яшәделәр. Нәзирәләр абзар тутырып мал-туар асрап, бакчаларында күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстергәнлектән, мул тормышта яшәделәр. Билгеле инде, бу мул уңыштан яраткан килендәшенә дә күчтәнәчләр ел саен агылып кына торды. Гөлгенәләр дә җавапсыз калмады: бәрәңге алышырга, печән әзерләшергә, каз суйганда булышырга кайтып кына тордылар. Менә шулай дус, тату, күпләрне көнләштереп яшәделәр алар.

Беркөнне Гөлгенә Нәзирәгә телефон аша зур яңалык әйтте:

-Нәзирә апакаем, безнең кызыбыз Иркә кияүгә чыгарга әзерләнә бит әле. Кияү буласы кеше дә бик акыллыга охшаган. Алла боерса, көзгә никах, аннары туй булыр дип торабыз. Җыелышып килерсез. Кара әле, Нәзирә апа, синең чәкчәгең бик уңа, бик тәмле була бит, пешереп алып килә алмассың микән?

- И-и, Гөлгенә, Иркә үз кызым кебек якын бит миңа. Чәкчәген дә пешерермен, каз да эзләп йөрмә, үзем бирермен.

- Рәхмәт инде, Нәзирә апа, ярый син бар әле... син булмасаң нишләр идем?

-Бер дә кайгырма, Гөлгенә, булыша алган кадәр булышырбыз. Сөенечле мәшәкатьләр бит... Кыз баланың вакытында урнашуы яхшы, бәхете генә булсын!

Шушы сөйләшүдән соң, Нәзирәнең күңеле күтәрелеп китте: ашкына-ашкына никахка әзерләнә башлады. Иркәне самими, эчкерсез булганы өчен бик ярата иде ул. Никахына бүләккә пар мендәр әзерләмәкче булды. Каз мамыгын әйбәтләп юып киптерде, яхшы сүрү сатып алды, ак мендәр тышына тырыша-тырыша нәфис чәчкәләр чикте. Бераз уйлаганнан соң, мендәр мамыгын районда мамык чистарта торган җирдә чистарттырып та алды.Чәкчәге дә бик уңды: аны яраткан сеңлесенең яхшы тормыш коруына юрады. Иң симез, иң матур какланган казларын бизәп, шәһәр кешеләренә тансык булган авыл күчтәнәчләрен мулдан алып, пар мендәрләрне машинаның арткы утыргычына ап-ак җәймәгә төреп салдылар да шәһәргә - Иркәнең никахына юл тоттылар.

Дәвамы "Хезмәт даны" газетасында.

Мөнәвәрә Шәфигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев