Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кызымның бәхете - ялгызлыктадыр, бәлки..."

Гомер ачылып сөйләшмәгән бер таныш әби-карчык, әллә мине якын итеп, әллә күңелен бушатасы килеп, аяныч язмыш тарихын сөйләп китте. Кызымны кадерләп үстердек. Дөрес, әтисе гомере буе эчте, тик кулыннан эш килә иде, анда-монда исереп ятмады, балта эшендә эшләде, бары аек чагы булмады. Чамасын белеп эчте, тик эчсә дуамаллана, тавыш чыгаргалый...

Гомер ачылып сөйләшмәгән бер таныш әби-карчык, әллә мине якын итеп, әллә күңелен бушатасы килеп, аяныч язмыш тарихын сөйләп китте.
Кызымны кадерләп үстердек. Дөрес, әтисе гомере буе эчте, тик кулыннан эш килә иде, анда-монда исереп ятмады, балта эшендә эшләде, бары аек чагы булмады.

Чамасын белеп эчте, тик эчсә дуамаллана, тавыш чыгаргалый иде, бахыр. Татарстаннан читкә чыгып китеп яшәп карадык. Өф-өф итеп кенә үстергән кызыбыз шунда урыс егете белән танышып, кияүгә чыкты, безне икео ныклы итте. Ник шул чакта сүз әйтмәдек икән дим? Советлар чоры шул, анда милли уйлау юк, дин дә көчле түгел. Кияү эчкече булып чыкты. Улларына 6 яшь тулган көнне, кызым аерылырга гариза язды. Бу вакытта кияүнең әллә ничә судимосте бар иде инде. Гаиләбез белән кире туган якка кайттык. Кайттыкмы, качтыкмы шунда...
Туган якта нигез таркалган, аннан әллә ни акча да туплап кайтмадык, авырга туры килде. 2 баланы да кеше итәсе бар, татарчага өйрәтәсе бар. Әмма авырлыкларны акрынлап, туганнар ярдәме белән җиңдек. Кызым да эшкә керде, хайваннар асрый башладык. Бәхетебез түгәрәкләнде дип шатланган идек - әмма кабат кияүле булдык. Монысы начар егет тә түгел кебек, авыл егете, балаларын да якын итте. Тиз арада кияү булып куйды.
Башта бик матур барды тормыш: уртак сабый туды, ире тырышып эшләде. Әмма… Тагын эчкече булып чыкты, айнымас хәсрәт безнең башка…
Эчсә, эш турында уйлап та бирми, ялгыз хатыннар хәлен дә белгәли. Кызым аерылырга ашыкмый. 3 бала белән ялгыз каласы килмиме…
Оныктан да бәхет күрмәдек: читкә китеп яши башлады да, начар компаниягә эләкте, утырып чыкты. Әтисе каны көчлерәк булып чыкты. Аннан өйләнеп тә карады: хатыны улын ияртеп китеп барды. Бабасы кебек, кулы оста, тик мәрхүмкәем көне-төне эшли иде, эчсә дә, башын югалтмады. Ә бу өметсез, сүзем юк. Әнисе башына бер кайгы булып өйдә эчеп ята әнә...
Ирем үлеп китте, аңлар кеше дә калмады. Кызым, ялгыз булса, бәхетлерәк булыр иде, минемчә. Ник кирәк ул исерек ир? Исерек әтиле балага рәхәт дип уйлыймы? Сүзем юк, җаным авырый минем, котыласым килә. Тик боларны мин дә ташлап китсәм, ничек җан асрарлар? Шул гына яшәтә…
Чыганак: baltasi.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев