Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кукмарада “кара” исемлеккә эләккән бүлмә-фатир хуҗаларына әҗәтләре турында искә төшерү өчен суд приставлары рейдка чыкты

Почтада чиратта торуым иде. Олы яшьтәге апаларның сөйләшүенә колак салдым. -И-и, шушы түләүләрне түләгәч, күңел тынычланып кала. -Үзем дә пенсияне алуга ук килдем менә. Ай саен хисап ясап барсаң, күп тә тоелмый. Килешәм апалар белән: бурыч бит ул җилкәдәге авыр йөк кебек. Бүгенге катлаулы заманда андый "йөк" белән яшәүчеләр аз...

Почтада чиратта торуым иде. Олы яшьтәге апаларның сөйләшүенә колак салдым.

-И-и, шушы түләүләрне түләгәч, күңел тынычланып кала.

-Үзем дә пенсияне алуга ук килдем менә. Ай саен хисап ясап барсаң, күп тә тоелмый.

Килешәм апалар белән: бурыч бит ул җилкәдәге авыр йөк кебек. Бүгенге катлаулы заманда андый "йөк" белән яшәүчеләр аз түгел. Кемдер кредит бурычына баткан, кемдер поручитель (җаваплылыкны үз өстенә алучы) буларак, намуссыз башка берәүнең кредитын үз кесәсеннән капларга мәҗбүр, кемдер аферистлар ятьмәсенә эләккән. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләр дә җитәрлек.

Шундый "кара" исемлеккә эләккән бүлмә-фатир хуҗаларын кисәтү, әҗәтләре турында исләренә төшерү нияте белән без суд приставлары хезмәте вәкилләре Ринат Хәкимов, Петр Лапшин, Гөлсия Шакирьянова һәм "Ремстройсервис" җәмгыяте прорабы Фәнил Харисов белән бергә Кукмара буйлап рейдка чыктык. Тулай торак бүлмәсендә безне ике сабые белән яшь хатын каршылады. Үзе декрет ялында, тормыш иптәше төзелеш оешмасында эшли икән. "Ирем берничә ай буе хезмәт хакын алмаган иде, хәзер инде тоткарламыйлар. Бурычның беразын киметтек инде", - диде ул. Икенче бер бүлмәдә вакытлыча яшәгән гаилә Казанга ук күченеп киткән, ә әҗәтләре калган. Билгеле, хуҗабикә алар өчен үз акчасын чыгарып салырга риза түгел.

Күпкатлы йорт подъезды янында тукталып, эскәмиядә утыручы әбидән: "Фәлән кеше биредә торамы?" - дип сорагач, "Параличланган ул", - дигән җавапны ишеттек. Тетрәнеп киттем: япа-ялгызы икән бит! Бәлки, ишек янына килә алыр дигән өмет белән әлеге фатирның кыңгыравына бастык. Шөкер, хуҗа, урындыкка таяна-таяна, авырлык белән булса да хәрәкәт итә.

-Эшли алмыйм инде, бер ел элек инсульт кичердем, пенсиягә чыгарга да бер ел калды әле. Инвалидлык алу артыннан йөрерлек хәлдә түгелмен. Үз гаиләм юк. Газ, ут өчен авылдагы сеңлем түләп тора, фатир да аның исемендә, - дип акланды ул ир.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев