Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Модный приговор" тапшыруында катнашкан Кукмара кызы Маринаны Мәскәүдә дә таныйлар

Үзәк телевизион каналдан барган "Модный приговор" тапшыруын күргәнегез бармы? Бардыр, мөгаен. Бик кызыклы, мавыктыргыч ул: хатын-кызның тышкы кыяфәтен, киенү стилен тулысынча үзгәртеп, гүзәлкәйгә әверелдерүгә корылган. Мин үзем әлеге тамашаны ара-тирә караштыргалап барсам да, анда райондашыбыз Марина Иванованың катнашканын белми калганмын. 2014 елның феврале булган бу. Соң булса да, уң булсын...

Үзәк телевизион каналдан барган "Модный приговор" тапшыруын күргәнегез бармы? Бардыр, мөгаен. Бик кызыклы, мавыктыргыч ул: хатын-кызның тышкы кыяфәтен, киенү стилен тулысынча үзгәртеп, гүзәлкәйгә әверелдерүгә корылган.

Мин үзем әлеге тамашаны ара-тирә караштыргалап барсам да, анда райондашыбыз Марина Иванованың катнашканын белми калганмын. 2014 елның феврале булган бу. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, әлеге сөйкемле кыз белән очрашып, энәсеннән җебенә кадәр сораштырырга булдым.

-Марина, бу тапшыруга ничек барып эләктең?

-Минем Мәскәүгә китеп эшләгән чагым иде. Балалар һәм үсмерләрнең шәхесен үстерүгә юнәлтелгән лагерьда һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәт куйдым. Илгә танылган күп кенә шәхесләр белән танышу насыйп булды. Дус кызым ул чакта 1 каналда эшли иде. "Әбиләр кебек киенеп йөрмә әле",- дип, әлеге тапшыруда катнашырга тәкъдим итте. Үземнең дә мондый теләгем бар иде, этәргеч кенә кирәк булган, күрәсең.

-Телевидениегә "юл" нидән башланды?

-Әңгәмәдән. Ярыйсы ук ялыктыргыч булды ул. Дус кызым белән Останкино телебашнясына кичке сәгать алтыда килгән идек, әңгәмәгә ике сәгатьтән соң гына керә алдым, чөнки чират зур, көненә 30ар, кайчак 70шәр кешене кабул итәләр икән. Бүлмәдә психологлар утыра иде. Четерекле сораулар белән аптыратып бетерделәр. Күңелгә ятышсыз кайбер сорауларына җавап бирмәдем хәтта. Күз алдына китерегез: кичке сәгать унда гына чыктым.

-Тапшыруны бер сулышта карыйбыз, ә төшерү күпме дәвам итә?

-Әңгәмәдән башлап, барлык әзерлек эшләрен исәпкә алсаң, бер ай вакыт китә.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев