Күппрофильле лицей укучылары яза
Бөек Ватан сугышы елларында минем дәү әбием Илһамия үсмер кыз булган. Аңа 13 яшьтән тракторда җир сөрергә, басуда эшләргә туры килгән. Ачлык-ялангачлык үзәккә үткән. Черек бәрәңге, кычыткан, алабута ипие дә ашаганнар. Абыйсы Гыйльмулла сугышка киткән. Ул элемтәче булган. 18 яшьтә армиягә китеп, 1939 елгы сугышта да катнашып, 6 ел алгы...
Бөек Ватан сугышы елларында минем дәү әбием Илһамия үсмер кыз булган. Аңа 13 яшьтән тракторда җир сөрергә, басуда эшләргә туры килгән. Ачлык-ялангачлык үзәккә үткән. Черек бәрәңге, кычыткан, алабута ипие дә ашаганнар.
Абыйсы Гыйльмулла сугышка киткән. Ул элемтәче булган. 18 яшьтә армиягә китеп, 1939 елгы сугышта да катнашып, 6 ел алгы сызыкта булган. Кырымны, Бахчасарай шәһәрен азат итүдә катнашкан, шунда яраланган.
1945 елның апрелендә, Җиңү көненә 2 атна калгач, 26 яшендә, алган ярадан вафат булган. Исеме һәм рәсеме "Хәтер китабы"на кергән.
Мин әбиләрнең, бабайларның түземлекләре, сабырлыклары, батырлыклары алдында баш иям, алар белән горурланам!
Шәмсетдинов Фәрхәт, 2в
Минем әтинең бабасының биш абыйсы: Габделнасыйр, Габделмәлик, Габделмәкир, Габделмәҗит һәм Минемулла сугышта катнашалар, шунда батырларча һәлак булалар. Аларның әтиләре Йөзмөхәммәт бабай гына сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Аны сугыштагы батырлыклары өчен күп медальләр белән бүләклиләр.
Ә әтиемнең әбисе Нурзадә әбием сугыш вакытында тылда хезмәт куя, авылда эшләргә әти-бабайлар, абыйлар булмау сәбәпле, кырларда үгез җигеп, җир эшкәртеп иген игәләр һәм шул батырлыклары өчен әбиемне дә медальләр белән бүләклиләр. Кызганыч, әбием миңа 9 ай тулгач, каты авырудан вафат булган.
Йөзмөхәммәтова Регина, 2в
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев