Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшел авылында яшәүче Равилә апа һәм Мөнир абый Галимҗановлар бакчасы иң шәбе

Шәһәр кешесе өчен бакча - ял итү, ә авыл кешесе өчен эш урыны. Сүзем авыл бакчасы турында. Инде мин бу бакчаны яздан бирле күзәтеп йөрим. Ул яшелчә, җиләк-җимеш үстерү урыны гына түгел, ял итү урыны да, балалар өчен уен мәйданчыгы да. Бу матурлыкны ясаучылар - Күкшел авылында яшәүче һәм Равилә...

Шәһәр кешесе өчен бакча - ял итү, ә авыл кешесе өчен эш урыны. Сүзем авыл бакчасы турында. Инде мин бу бакчаны яздан бирле күзәтеп йөрим. Ул яшелчә, җиләк-җимеш үстерү урыны гына түгел, ял итү урыны да, балалар өчен уен мәйданчыгы да. Бу матурлыкны ясаучылар - Күкшел авылында яшәүче һәм Равилә апа һәм Мөнир абый Галимҗановлар. Биредә бар да зәвык белән эшләнгән. Керүгә үк аллы-гөлле чәчкәләр күзгә ташлана. Равилә апа утырткан клумбалар җәйнең җылы көннәренә тагы да ямь һәм матурлык өстәп тора. Ә эчкәре керсәң - шаккатырлык. Кайткан кунаклар белән җыелып утырырга күркәм генә беседка, ә оныкчыклар өчен чын күңел ачу паркы ясалган: тау-шугалак, берничә төрле атынчык, матур гына комлык. Нәниләр өчен кечкенәрәк уен беседкасы, эче чын өйне хәтерләткән йорт та бар.

- Без бакчада эшләп ял итәбез, - ди Равилә апа. - Балалар мәш килеп уйныйлар, ә без - түтәлләр арасында. Кайчагында балалар да безнең янга киләләр, кечкенә булсалар да, яныбызда кайнашалар.

Чыннан да, ял белән хезмәтне бәйләү - ул әле тәрбия чарасы да. Чөнки балалар эшләп ашарга өйрәнеп үсә.

Көндезләрен монда күрше-күләннең бала-чагасы җыелышып уйнаса, кичләрен хуҗалар үзләре авыр көннән соң табигать кочагында ял итә, киләсе көнгә көч җыя ала.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев