Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда син, өтер?

Дөрес язу проблемасы элек тә булган, хәзер дә хәл ителмәгән мәсьәләләр рәтендә кала. Оешма-предприятие, кибет, урам исемнәрендәге хаталарны күреп, ирексездән кәеф кырыла. Бу татарча язмаларга гына кагылмый, русча язылганнары да шул ук хәлдә. Ә кайчакта кайсы телдә икәнен дә аңлап булмый. Бер күреп "ах" иткәч, күз ияләнә, әлбәттә. Ләкин бит...

Дөрес язу проблемасы элек тә булган, хәзер дә хәл ителмәгән мәсьәләләр рәтендә кала. Оешма-предприятие, кибет, урам исемнәрендәге хаталарны күреп, ирексездән кәеф кырыла. Бу татарча язмаларга гына кагылмый, русча язылганнары да шул ук хәлдә. Ә кайчакта кайсы телдә икәнен дә аңлап булмый. Бер күреп "ах" иткәч, күз ияләнә, әлбәттә. Ләкин бит кайткан кунаклар, киләчәктә туристлар алдында кызарырга туры килмәгәе.

Бу турыда күп тапкырлар язылды. Тик нигәдер, мәсьәлә язмада гына кала бирә. Кибет хуҗаларының да, башка җитәкчеләрнең дә исе китми. Берсе хатасын төзәтми, икенчесе үз чиратында тагын ялгыш белән язып куя. Иң кызыгы шул: ул язманы дөрес түгел дип башына да китерми. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, дигән сүзләр нәкъ шушы очракка туры килә, минемчә. Чөнки рус яки татар теле белгечен тапмаслык түгел, сүзлекләр бар... Бер дә булмаса, интернет ярдәмгә килә андый чакта. Юк, алай мәшәкатьләнеп тормый кайберәүләр.

Нурминкә яр буйларын төзекләндергәч, юл буена шигырь куплетлары язылган такта куйдылар. Татар теле галиме бу шигырьләрне күрсә, кычкырып елар иде, чөнки өч дүртьюллыкның өчесендә тагын хәреф, берсендә - пунктуация хатасы. Ә бит әлеге шигырь юллары кичә-бүген генә язылмаган, эзләсәң, дөрес вариантын, һичшиксез, табарга була.

Район чикләренә куелган плакатларда да пунктуация хаталары кабатлана: юлчыларны озатып-каршылап калган "Хуш киләсез, дуслар!", "Хәерле юл, райондашлар!", "Уңышлар сезгә, якташлар!" кебек сәламләү җөмләләрендә эндәш сүз алдыннан куелырга тиешле өтер нигәдер онытылып кала. Бу сәламләүне укыгач, "Өтерне кая куйдыгыз?" - дип әйтәсе килә.

Менә шушы күңелсез күренешләрдән котыласы иде. Тырыш, булган халык дигән даныбыз бар. Бу хаталар исемебезне каралтмасыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев