Байлангар авылында яшәүче абыстаебыз Гөлфия апаның шушы көннәрдә туган көне булып узды. Авылыбызда, районыбызда ихтирамга лаек ханымга 70 яшь тулды.
Гөлфия апабыз карап торышка кырыс холыклы булып тоелса да, ярдәмчел, юмарт булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Ул һәрчак ягымлы, ачык йөзле, нинди генә киңәш, йомыш белән керсәң дә, кире борып чыгармый, үзенең төпле киңәшен бирә. Аның сабырлыгына, түземлегенә мин таң калам.
Абыстаебыз тотынган эш һәрвакыт уң була. Кайда гына барса да, кемнәр белән генә очрашса да, аның сүзе һәрчак үтә. Мин аның 70 яшьтә булуына карамастан, тәвәккәллегенә сокланам. Бүгенге көндә гараж төзетә ул. Әлегәчә алдагы тормышны уйлап, киләчәккә карап, балаларын, оныкларын кайгыртып яши.
Тормыш иптәше Минсур абый белән алар ике кыз, өч ул үстергәннәр. Аларның һәркайсы бу тормышта үз юлларын тапканнар. Минсур абый белән Гөлфия апа илле елга якын бергә, иңгә-иң куеп гомер кичерәләр. Бергә тормыш итү дәверендә Минсур абый Гөлфия абыстаебызның иң зур хыялын тормышка ашырган. 2014 елда аны Хаҗ кылырга җибәргән. Яшь чагында Минсур абый Гөлфия апага алтын балдак кидертә алмаган була. Бергә тормыш итү чорында, Минсур абый әлеге бүләкне дә ясаган, ләкин менә 50 еллык алтын туйларын бергә уздырырга насыйп булмый аларга. Хәләл җефете Минсур абыйның йөрәге тибүдән туктаган.
Рамазан аенда, Гөлфия апабызга зур кайгы кичерергә туры килде. Улы Илнурны соңгы юлга озатты. Ана йөрәге ничек түзгәндер, дигән уй күңелемнән китмәде. Гөлфия апа сынмады, сыгылмады, кеше белән аралашырга да көч тапты үзендә.
Аллаһы тәгалә сине рәхмәтеннән ташламасын.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев