Җәмгыять

Иманлы кешенең дөньяга карашы

Иманлы кешенең дөньяга карашы түбәндәге төп нәрсәләрдән гыйбарәт: - Галәмнәрнең, кешенең, барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрнең Яратучысы бар һәм Ул - Аллаһы Тәгалә. - Бу дөнья тормышыннан соң яңадан башка тормыш бар, ул - ахирәт тормышы. - Кеше бу дөньядагы тормышында Аллаһ әмер иткән гамәлләрне эшләргә һәм Ул тыйган...

Иманлы кешенең дөньяга карашы түбәндәге төп нәрсәләрдән гыйбарәт:

- Галәмнәрнең, кешенең, барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрнең Яратучысы бар һәм Ул - Аллаһы Тәгалә.

- Бу дөнья тормышыннан соң яңадан башка тормыш бар, ул - ахирәт тормышы.

- Кеше бу дөньядагы тормышында Аллаһ әмер иткән гамәлләрне эшләргә һәм Ул тыйган нәрсәләрдән тыелып яшәргә тиеш.

- Кеше бу дөнья тормышында эшләгән барлык эшләре буенча ахирәттә (Кыямәт көнендә) җавап бирәчәк.

- Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәләрне юктан бар кылган һәм бөтен нәрсәләр Аңа мохтаҗ, ә Аллаһы Тәгалә Үзе беркемгә дә, бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгел.

- Аллаһы Тәгалә гыйбадәткә лаеклы бердәнбер илаһи Зат, ягъни кушканнарны үтәү һәм тыелганнан тыелу (гыйбадәт кылу) фәкать Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев