Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әгәр белгән булсам...

Лилия һәм Ирек Зариповлар уллары белән булган фаҗигадән соң баштарак хәтта зур кибетләргә барырга да куркып торган. Әмма иң авыр көннәрне артта калдырып, алар хәзер Кәмалны сәламәтләндерү өчен бар көчен куя. "2015 елның 21 декабрендә булды бу күңелсез хәл. Без гаиләбез белән Казанның бер сәүдә үзәгенә бардык. Балаларга кирәк-ярак алырга...

Лилия һәм Ирек Зариповлар уллары белән булган фаҗигадән соң баштарак хәтта зур кибетләргә барырга да куркып торган. Әмма иң авыр көннәрне артта калдырып, алар хәзер Кәмалны сәламәтләндерү өчен бар көчен куя.

"2015 елның 21 декабрендә булды бу күңелсез хәл. Без гаиләбез белән Казанның бер сәүдә үзәгенә бардык. Балаларга кирәк-ярак алырга дип спорт кибетенә кердек. Кечкенә кызым белән мин кассага таба киттем, ә олы кызым белән улым бокс грушалары янында калдылар. Улым теге грушага бер тапкыр сугып караган. Ә аннары нәрсәдер җимерелгән тавышка йөрәгем дерт итеп куйды, - дип сөйли малайның әнисе Лилия. - Ана күңеле сизгер бит ул. Шунда ук башыма "улыма нидер булды" дигән уй килде. Мин йөгереп барганда, балам өстенә ауган стенд астыннан чыккан иде инде. Берничә адым гына атлады да әтисенең кулына килеп егылды. Ул вакыттагы хәлемне сөйләп аңлата алмыйм. Ярдәм сорап озак кычкырдым. "Ашыгыч яр­дәм" чакырыгыз, дип тә әйтеп карыйм. Тик яныбызга бер генә кибет хезмәткәре дә килмәде".

Әле ярый табибларны озак көтәргә туры килми. Алар 15 минут дигәндә килеп тә җитә. Хастаханәдә Кәмалның башына тиз арада операция ясыйлар. Әмма ул комадан чыга алмый азаплана. Шулай итеп бер атнадан артык вакыт уза. "Тормыш тукталган кебек булды. Әйтерсең, коточкыч бер төш күрәм. Балам өчен бик кайгырдым. Аллаһы Тәгалә аны бар яктан да бү­ләкләгән иде. Чибәрлеге дә бар, үзе акыллы, сау-сәламәт иде. Спорт белән шөгыльләнде. Шушы яшенә җитеп, ник бер тапкыр авырып карасын? Мәктәптә дә иң тырышлар рәтендә. Фото­сурәте мактау тактасыннан төш­мәде. Улымны укытучылары да мактый иде", - ди әнисе.

Әмма көтмәгәндә килеп чыккан куркыныч вакыйга малайның тормышын астын-өскә китерә. Кәмал бер атнадан гына күзләрен ача. Тик башта беркемне дә танырлык хәлдә булмый. Табиблар 40 көн сабыр итәргә куша. Малай бер айдан артык вакыт узгач кына әти-әнисен, туганнарын таный башлый. Ә аннары башына тагын бер операция ясыйлар. Шөкер, монысы да уңышлы чыга. Кәмал әкренләп тернәкләнеп, аягына баса. Баштарак сөйләшә алмаса, хәзер инде сүзләр дә әйтә башлаган. Яңадан йөрергә дә өйрәнгән. Табиблар аңа ике айга бер тапкыр ике атна тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланырга кушкан.

Әти-әнисе бар булган акчасын сөекле улларын дәвалау өчен тотып бетергән. "Улыбыз өчен берни кызганыч түгел. Хәле яхшыра барганын күргәч, безнең дә күңел сөенә", - ди Лилия. Алар балага кибет хуҗалары бераз ярдәм итмәсме дип тә өметләнә. "Кибет администраторы бездән гафу үтенде. Кәмал янына хаста­ханәгә дә йөрде. Ә менә җитәк­челек бары тик бер ай ярымнан гына элемтәгә керде. Кеше күп йөри торган сәүдә үзәгендә мондый күңелсез хәл тагын да килеп чыкмас дип кем әйтә ала? Андый спорт кирәк-яраклары куйган җиһазлар беркетелергә тиештер. Өченче сыйныфта укучы бала бер тапкыр кулы белән сукканга гына ишелеп төшмәслек булсын иде", - ди Зариповлар.
Баланы аякка бастыру өчен бер елдан артык вакыт кирәк. Даи­ми рәвештә табиблар янына йөрергә кирәк. Зариповлар Германия клиникасына да мөрә­җәгать итеп караган. Әмма анда бару өчен зур суммада акча таләп ителә. Казанның 149 нчы мәктәп җитәкчелеге дә Кәмалның язмышына битараф калмаган. Алар һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп тора. Озакламый бер төркем татар эстрадасы артистлары балага ярдәм итү өчен "Йөрәктән - йөрәккә" дигән хәй­рия концерты оештырачак. Әлеге чарага "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе дә кушылачак. Концерт 27 апрель көн­не "Сәйдәш" мәдәният йортында кичке сәгать 6да узачак.

Әлеге гаиләгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:

4276620017941232 номер карты "Сбербанк России"
(Зарипова Лилия Ахтямовна исе­менә ачылган).


Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев