Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газетаның “Мактау тактасы”нда - спорт ветераны Артур Зәкиев!

Спорт ветераны Артур Зәкиевны районда белмәүчеләр сирәктер. Газетабызның да актив хәбәрчесе ул. Күз тимәсен, энергиясе ташып тора, киләчәккә бик күп планнар, уй-фикерләр корып яши белә. "Хезмәт даны" газетасының беренче битендә районыбызның танылган шәхесләре турында язу өчен "Мактау тактасы"н ачу идеясе дә аныкы. Бик үк өлкән булмаса да, Өлкәннәр көне уңаеннан,...

Спорт ветераны Артур Зәкиевны районда белмәүчеләр сирәктер. Газетабызның да актив хәбәрчесе ул. Күз тимәсен, энергиясе ташып тора, киләчәккә бик күп планнар, уй-фикерләр корып яши белә. "Хезмәт даны" газетасының беренче битендә районыбызның танылган шәхесләре турында язу өчен "Мактау тактасы"н ачу идеясе дә аныкы. Бик үк өлкән булмаса да, Өлкәннәр көне уңаеннан, "Мактау тактасы"н Артур абый үзе бизәсен әле, дидек. 63 яшьлек егетнең күңелендә ниләр бар икән?

Хыяллар тормышка аша

Кешегә офык артына чыгып карау теләге хас. Моның өчен биек тау башына менү яисә берәр очкычка утырып күккә күтәрелү дә җитә... Бу физик гамәл. Ә эчтәлеккә килгәндә - адәм баласы гел үзенең белемен күтәрергә тырыша һәм бу бик табигый халәт.

Армия сафларында Үзбәкстан киңлекләрен айкаганда һәм парашюттан сикергәндә мин Җирнең нинди гүзәл урыннары булуына соклана идем: биек тау битләрендә ап-ак мәңгелек кар-бозлар ята. Шәрык кояшы астында алар эри һәм, ташкын булып, тау битләреннән ургылып агып төшәләр. Бу сулар арыклар буенча виноград, персик, карбыз бакчаларын, мамык плантацияләрен туендыралар, яшел оазисларга тормыш бүләк итә. Белем дә шулай - кешеләргә яңалык, тазалык, сөенеч алып килә.

Мәктәп системасында, аннан соң спорт өлкәсендә эшләгәндә мин гел яңалыкка омтылдым һәм хыялландым. Беренчедән, бу эш һәр хуҗалыкта спорт инструкторларын командага алудан гыйбарәт булды. Икенчесе - спорт корылмаларын арттыру, аларны заманча итеп кору иде. 1980 елда Кукмара тау битендә слалом чаңгы трассалары барлыкка килде, 1985 елда төзүче оешмалар ярдәме белән Үзәк стадион реконструкцияләнде. Шул ук вакытта Туеш бистәсендә Спорт урамы һәм стандарт футбол кыры, Зур Кукмара авылында яңа парк-стадионга нигез салынды, терренкур-сәләмәтлек сукмагы барлыкка килде. Бу эшләрне "халык төзелеше" дип атадык. Ә хәзер мондый башлангычларны районыбыз җитәкчелеге хуплый һәм һәрдаим ярдәм итә. Яңа чаңгы юллары салына, яктыртыла, яңа спорт корылмалары югары темплар белән сафка баса. Яшьләр ГТО нормаларын тапшыра, спорт чараларында актив катнаша. Беренче спартакиадалар узды. Алар авыл халкын коллектив җиңүгә өндәде һәм бу традицияләр бүген дә дәвам итә. Кукмара районы яшьләренең күбесе сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Яшьләр, лаеклы алмаш үсә: мин шуңа сөенәм!

Мин хәзер дә яшьләр арасында булырга тырышам. Мәктәп балалары белән төрле очрашуларда катнашам. Районыбызда атна саен мәдәни, спорт чаралары оештырыла. Без аларны яңа технологияләр кулланып һәм халыкчан итеп уздырырга тырышабыз. Яшьләр яңалыкка омтыла. Бүген сәламәтлек сукмакларында әби-бабайларны, яшьләрне, бала-чагаларны еш күрергә була. Карагыз, һәр төбәкнең халык җыелып ял итә торган урыннары, инеш буйлары, спорт мәйданчыклары, ягъни җәмәгать урыннары бар. Аларны булдыруда башкарылган эшләр тарихта калыр. Алардан чыгып, киләчәкне дә күзаллау авыр түгел. Безнең авылларыбыз тагын да матурланыр, анда яшьләр калыр, балалар үсәр, тормыш дәвам итәр. Кукмара бөтен илгә үрнәк төбәк булып танылыр! Хыяллар тормышка аша торган чорда яшибез. Шуңа да хыялларыбыз зурдан булсын! 2017 ел Россиядә экология елы дип игълан ителде. Безнең бу өлкәдә әзме-күпме тәҗрибә бар. Шуңа күрә бар халыкка эш табылыр: тирә-юнебезне һәм күңелләребезне сафландырыйк!

Артур ЗӘКИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев