Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт аякка аксау

Юк, сүз дүрт аяклы дусларыбыз - хайваннар турында бармый. Бүген тәрбия-әхлак өлкәсендәге чынбарлык безнең ике аякка гына түгел, хәтта дүрт аякка аксавыбызны чагылдыра. Яңа ел бәйрәмнәрендә күп вакыт телевизор каршында үтә. Моңа кадәр игътибар ителмәгән кайбер тапшыруларны да карарга туры килде. Кызык, боларда тормыш бөтенләй башка кыйммәтләр белән исәпләнә икән...

Юк, сүз дүрт аяклы дусларыбыз - хайваннар турында бармый. Бүген тәрбия-әхлак өлкәсендәге чынбарлык безнең ике аякка гына түгел, хәтта дүрт аякка аксавыбызны чагылдыра.

Яңа ел бәйрәмнәрендә күп вакыт телевизор каршында үтә. Моңа кадәр игътибар ителмәгән кайбер тапшыруларны да карарга туры килде. Кызык, боларда тормыш бөтенләй башка кыйммәтләр белән исәпләнә икән бит. Менә, бер тамашада хатын-кызларны модалы киенергә өйрәтәләр. Бер көтү стилистның осталыгы-тырышлыгы белән урта яшьләрдәге бер ханымга бөтенләй икенче төс иңде: ул прическа, күз-керфек дисеңме, ул кием-салым дисеңме... Студиядә аңа карата күп соклану, мактау сүзләре әйтелде.

-Менә шушы рәвешле йөрсәгез, улыгызга сезнең кыяфәтегез, киенү рәвешегез өчен оялырга туры килмәс, - дип, алып баручы да салпы ягына салам кыстырып куйды.

-Әйе, әйе, әниемнең яңа образы бик ошый миңа, хәзер аның белән теләсә кая барырга мөмкин, - дип җөпләде аны ханымның 14-16 яшь тирәсендәге улы.

Баланың әнисен яратуы, хөрмәт итүе аның тышкы кыяфәтенә бәйле булып чыга алайса. Олыгаю, авыртудан үз-үзен карамый башласа, яки физик хезмәт башкару сәбәпле, матур, чиста кием киеп йөри алмаса, бәлки физик кимчелекле булса, ул әни кеше өчен балалары читләр каршында оялырга тиешме? Адәм баласын кием генә түгел, эчке халәте, акылы, холкы да бизи дигән фикер бу тапшырудан бөтенләй читтә тора. Хатын-кызларны кием сайларга, үз-үзен карарга өйрәтү, үз-үзенә ышаныч тудыру ягыннан аның файдасы зурдыр, бәхәсләшмим, әмма тәрбияви якны да онытып бетерәсе түгел бит.

Тагын бер тапшыру: монысында ялгызларны кавыштыралар.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев