Әчегән җимеш һәм бал (балачак истәлеге)
(Туганыбыз Фәниянең балачак истәлекләре) Балачакта күп вакытыбыз авыл уртасындагы чишмә суыннан хасил булган нәни күл янында пычтырдап үтә иде. Бервакыт ни күрик: күл буена күпләп кара җимеш ташлаганнар! Ул елларда андый тәм-том безгә бик сирәк эләгә: әни шәһәр базарына барып, көньяк сатучыларыннан алып кайтса гына. Анда да әз-әзләп кенә бирә...
(Туганыбыз Фәниянең балачак истәлекләре)
Балачакта күп вакытыбыз авыл уртасындагы чишмә суыннан хасил булган нәни күл янында пычтырдап үтә иде. Бервакыт ни күрик: күл буена күпләп кара җимеш ташлаганнар! Ул елларда андый тәм-том безгә бик сирәк эләгә: әни шәһәр базарына барып, көньяк сатучыларыннан алып кайтса гына. Анда да әз-әзләп кенә бирә иде. Ә монда... рәхәтләнеп ашарлык! Тик ниндидер әчкелтем тәм килә үзләреннән. Берәзгәләнеп тормадык: апам һәм күршедә яшәүче ике кыз белән җимешләрне чишмә суында юабыз да, "сыпырабыз" гына. Шулай сыйлана торгач, башлар әйләнергә тотынды бит: күзләр әлҗе-мәлҗе килә, аякларда басып торып булмый. Соңыннан гына белдек: шул тирәдә генә яшәүче нык тормышлы гаиләдә (кушаматлары белән "Көртлек"некеләр дип йөртәләр иде үзләрен) бу җимешләрне әчетеп, көмешкә куганнар икән. Калдыкларны күз алдына ташламасалар соң! Шулай итеп исергәнбез. Әниләребез бу турыда каян белгән диген: урам буйлап безне - салмыш кызларын култыклап, көч-хәл белән атлатып, өйгә алып кайтып киттеләр. Ә "Көртлек"некеләргә әниләрдән ярыйсы гына эләккән.
Әлеге өй хуҗалары бал кортлары асрыйлар иде. Беркөн алар каядыр кунакка киткән. Бергә уйнап йөргәндә нәни оныклары Гөлнур шулай дип әйтте. Келт итеп умарталары искә төште. Их, рәхәтләнеп бал ашыйсы иде, дибез. Юмарт холыклы Гөлнур да каршы килмәде. Җәйге эссе көн иде бу. Өскә озын кожанкалар, аякларга күн итекләр киеп, башка марля ябып, борынга кара күзлек атландырып кереп киттек бакчаларына. Усал кортлардан шулай сакланабыз, имеш. Кулда өч литрлы бидон, зур кашыклар: кыскасы, ниятләр зурдан! Чөмерәбез дә алабыз, янәсе, татлы сыеклыкны.
Шәпләп корган планнарыбызны сизделәрме, умарта ояларына якынлашуыбызга, бер күч бал кортлары очып чыгып, ташланмасыннармы үзебезгә! Кемнедер инде чагарга да өлгерделәр. Чәрелдәшә-чәрелдәшә, кулдагы бидонны ташлап, бар көчебез белән күл буена йөгердек. Ярый әле, анысы ерак түгел. Юлда кайсыбызның күн итеге, кайсыбызның күзлекләре төшеп калды. Бал кортлары да бигрәк үчле икән: колак төбендә без-без килеп, ахыргача кудылар. Киемнәребез белән суга чумып кына котылдык.
Ярый әле, әниләр берни белми калды: шешкән-күгәргән урыннарыбызны күрсәтмәскә тырыштык. Ә "Көртлек"некеләр тавыш чыгарып йөрмәделәр.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев