Бәйрәмегез котлы булсын сезнең, Гүзәл кызлар, чибәр хатыннар! Гашыйк бит без сезнең барчагызга, Йөрәкләрдә сүнмәс ялкын бар. Без бит ирләр, уйнап-көлеп кенә, Чит-ятларга күзләр атабыз. Шатлык-кайгыларны бүлешергә Йөгерешеп өйгә кайтабыз. Үз өеңдә пешкән аш та тәмле, Ятсаң үзеңнеке диван да. Нишләтәсең, шулай яратылгач, Без бит - ирләр - бераз дивана....
Бәйрәмегез котлы булсын сезнең,
Гүзәл кызлар, чибәр хатыннар!
Гашыйк бит без сезнең барчагызга,
Йөрәкләрдә сүнмәс ялкын бар.
Без бит ирләр, уйнап-көлеп кенә,
Чит-ятларга күзләр атабыз.
Шатлык-кайгыларны бүлешергә
Йөгерешеп өйгә кайтабыз.
Үз өеңдә пешкән аш та тәмле,
Ятсаң үзеңнеке диван да.
Нишләтәсең, шулай яратылгач,
Без бит - ирләр - бераз дивана.
Чагыштырып карау өчен генә -
Шунда гына бөтен хикмәте.
Үзеңнеке үзеңнеке инде!
Күз тимәсен генә, икмәктер!
Бәйрәмегез котлы булсын сезнең,
Без торырбыз сезне иркәләп.
Тормыш дигән шушы гөлбакчада
Очрамасын гына киртәләр.
Харис МОСТАФИН
Нет комментариев