Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыклы үз тарихын яза

Күп кенә авылларның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы "Авыл тарихы" китаплары дөнья күрә башлады. "Кем икәнлегеңне беләсең килсә, артыңа борылып кара һәм онытма", - диләр бит. Ә борылып карау өчен әби-бабаларның үткән юлы китап итеп бастырылып, һәрбер йортта сакланса, бу киләчәк буын өчен дә зур бүләк булыр иде. Менә инде 2015...

Күп кенә авылларның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы "Авыл тарихы" китаплары дөнья күрә башлады. "Кем икәнлегеңне беләсең килсә, артыңа борылып кара һәм онытма", - диләр бит. Ә борылып карау өчен әби-бабаларның үткән юлы китап итеп бастырылып, һәрбер йортта сакланса, бу киләчәк буын өчен дә зур бүләк булыр иде. Менә инде 2015 елның апрель аеннан алып, Олыяз авылы китабын бастыруда төп оештыручы булган Зөлхәбирә Якупова җитәкчелегендә Газинур Хәбибрахманов, Рушания Нәҗипова, Фирдания Нугаева, Гомәр Хаҗиев мәш килеп "тарих" барлыйбыз: риваятьләр, истәлекләр, фоторәсемнәр, архив чыганаклары. Тупланган материаллар белән уртаклашу, кайбер вакыйгаларга ачыклык кертү өчен яңа ел каникулларының ямьле бер кичендә авыл клубына утырышка җыелдык. Авыл яңалыклары белән хәбәрдар авылдашларыбыз да кайтып кергәч, утырыш тулы бер бәйрәм - авыл җыенына әверелде. Авылдашлар үзләренең теләк-фикерләре белән уртаклашты. Китапны бастыру өчен матди яктан үзара кертем кирәклеге дә уртага салып сөйләшенде, килешенде. Хөрмәтле авылдашлар, әгәр дә сез авылга кагылышлы истәлекле вакыйгалар, мәзәк хәлләр беләсез, сезнең гаилә альбомнарында башкаларга да кызыклы дип тапкан фоторәсемнәр саклана икән, аларны тарихка кертеп калдыру мөмкинлеге бар. Аның өчен турыдан-туры миңа, ә инде кертем мәсьәләсендә авылның "Дуслык" кибетенә , Земфира Галиевага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Айсылу БАҺАВИЕВА, Балыклы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев