Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачак истәлеге - “Кошба беләктә...”

Өч сыйныф белемне мин Зур Кукмара башлангыч мәктәбендә алдым. Әлеге мәктәп хәзерге "Шатлык" балалар бакчасы урынындагы бер катлы агач бинада урнашкан иде. Бинаның уртасында зур зал бар, озын тәнәфес вакытында укытучыларыбыз мәктәптәге барча баланы шул залга алып чыгып, әйлән-бәйлән уйнаталар иде. Кулга кул тотынышып, җырлап әйләнеп йөри идек ягъни. Укытучыбыз...

Өч сыйныф белемне мин Зур Кукмара башлангыч мәктәбендә алдым. Әлеге мәктәп хәзерге "Шатлык" балалар бакчасы урынындагы бер катлы агач бинада урнашкан иде. Бинаның уртасында зур зал бар, озын тәнәфес вакытында укытучыларыбыз мәктәптәге барча баланы шул залга алып чыгып, әйлән-бәйлән уйнаталар иде. Кулга кул тотынышып, җырлап әйләнеп йөри идек ягъни. Укытучыбыз да безнең белән бергә.

-Җырга барыгыз да кушыласыз, - дип кисәтә ул. Мин дә, беренче сыйныфтагы сеңлем дә ул җырларның сүзләрен белмибез, шуңа күрә укытучының авызы ничек кыймылдаганына карап һәм әлеге шау-шу эчендә колакка ничек ишетелә, шулай да җырларга туры килә.

-Кошба беләктә, корат йөрәктә,

Кеше бәхеткә юл яра...

дигән юллар истә калган.

Кайткач әле әти-әнигә җырлап күрсәтә идек. Безне мактаган булып, и-и, рәхәтләнеп көләләр иде. Үскәч аңларсыз әле, дигәннәрдер инде.

"Көч бар беләктә, кодрәт йөрәктә", дип җырлыйсы булган бит.

Хәер, булдымы икән без - нәниләрнең беләкләрендә көч, ә йөрәктә -гайрәт?

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев