Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак калфак"ны җырлап, "Чабата"га биеп күңел ачтык

Күп кеше катнашу сәбәпле, "Җырлап ачыла күңел" дип исемләнгән иҗади бәйге Сәрдекбаш мәдәният йортында түгел, ә сәхнәсе уңайлырак булган Тырыш авыл клубында үтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Концертны Яңа Сәрдек авылыннан яшь балалар бию төркеме ачып җибәрде. Дүрт яшьлек Айзилә Галиева чыгышын һәркем яратып карады. Сәләтле бу...

Күп кеше катнашу сәбәпле, "Җырлап ачыла күңел" дип исемләнгән иҗади бәйге Сәрдекбаш мәдәният йортында түгел, ә сәхнәсе уңайлырак булган Тырыш авыл клубында үтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде.
Концертны Яңа Сәрдек авылыннан яшь балалар бию төркеме ачып җибәрде. Дүрт яшьлек Айзилә Галиева чыгышын һәркем яратып карады. Сәләтле бу баланы вакытында күреп алып, үстерергә генә кирәк. Тыйнак, сәхнәдә ихлас елмаеп торучы, авылның бер генә концерты да аннан башка узмаган Рәмзия Кашапова җырлаганда күзләр яшьләнде. Аның моңы йөрәкләргә үтеп кереп, хисләргә бирелдерде, җырлары да үзе кебек моңлы иде.
Хәзерге көндә Казанда яшәп иҗат итүче Мәмәшир кызы Рифә Рахманның "Ничек хәлләрегез?" дигән шигырен сөйләгән Сәрдекбаш урта мәктәбе укытучысы Сания Шәмсетдиновага сокланмаган кеше калмагандыр. Рифә Рахман үзе ишетсә, мөгаен, яшьле күзләре белән кочаклап алып: "Мин күзаллаганча, йөрәгемнән ничек чыгып язылган, нәкь шулай тапшыра алдың", - дияр иде. Уразай авылыннан килгән шәхси эшмәкәр - ир уртасы, яшь вакыттагы чибәрлеген югалтмаган, гел елмаеп торучы Марат Нәбиев "чабата" биюе белән сәхнәгә чыгуга, тамашачы аны алкышларга күмде. Кечкенәдән биеп үскән, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп сәхнәдән китеп торган Маратның биюенә халык зарыккан икән. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультеты студенткасы Рәмзия Гәрәева белән мари биюен башкаргач та, тамашачының кул чабуына заллар селкенерлек иде. Шушы җирлеккә караган авыл үзешчәннәре Вәсилә Гозәерова, Гөлфия Гыйниятуллина, Хаҗирә Низамова, Рамил Гозәеров, Алмаз Әхмәтов, Сиринә Шакирова, Фидания Абдуллина, Илһам Ганиевларның чыгышларын халык тын да алмыйча тамаша кылды. Гөлназ Әхмәтова "Яшьлеккә хат" хикәясен укыганда, тамак төбенә утырган төерне йотып җибәрә алмаучылар бер мин генә булмаганмындыр. Сәрдекбаш урта мәктәбе укытучысы Заһит Мөхәммәтҗановның җырлавын күпләрнең ишеткәннәре булмаган. "Ак калфак" җырын баянга кушылып башкарган Заһитне Илһам Шакиров ишетсә: "Энем, кар астында яткан кайнар чишмә, дип, авыл җирендә яшәп, синең кебек үзен күрсәтергә мөмкинлеге булмаганнар турында әйтәләр дә инде. Җырла син, Заһит! Күкрәгеңдәге моң чишмәсе беркайчан да саекмасын", - дияр иде. Сәрдекбаш авылы китапханәсе мөдире Гөлназ Нәбиеваның озак еллар Сәрдекбаш урта мәктәбендә директор вазыйфасын башкарган биатасы Мөзәкир абый Нәбиевка багышлап "Әтиемә" дигән бәетне укуын да тын калып тыңладык.
Күптән инде авыл клубларында гармунчылар чыгышын күргән юк иде. Бүген алар олыгая барган күңелләрне кузгалттылар. Тыйнаклыгы белән халык мәхәббәтен яулаган, сәхнә күрке булган, концертны алып баручы Сәрдекбаш мәдәният йорты директоры Гөлфәния Газина белән укытучы Ильяс Галиев бик матур тамаша әзерләгәннәр. Концертның башыннан ахырына кадәр баян һәм синтезаторда уйнаучы мәдәният хезмәткәре Айдар Ахкямовның музыка өлешен бернинди өзеклексез алып баруы нәтиҗәсе булгандыр, концерт бик шәп килеп чыкты. Концертка әзерләнү барышында даими шунда булган, "Миннән нинди ярдәм кирәк, әйтегез генә", - дип торган авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев хөрмәткә лаек, талантлы авылдашларын матур чыгышлары белән котлаганнан соң: "Әйттем бит мин сезгә, без кемнән ким дип, башкаларны уздырганбыздыр да әле", - дип горурланып, аларга яңа уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X