Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Ветераннар онытылмый

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ЮХИДИ ветераны Фәсхетдин Вәлиев янында булып, аны бәйрәм белән котлап кайттылар. Фәсхетдин Шәмсетдин улы эчке эшләр бүлеге системасына 1980 елда килә. Дежур частьтә кизү торучы ярдәмчесе, ЮХИДИ инспекторы, ведомстводан тыш сак бүлегендә үзәкләштерелгән сак пунктының начальнигы...

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ЮХИДИ ветераны Фәсхетдин Вәлиев янында булып, аны бәйрәм белән котлап кайттылар. Фәсхетдин Шәмсетдин улы эчке эшләр бүлеге системасына 1980 елда килә. Дежур частьтә кизү торучы ярдәмчесе, ЮХИДИ инспекторы, ведомстводан тыш сак бүлегендә үзәкләштерелгән сак пунктының начальнигы булып эшләп, алга таба Кукмара эчке эшләр бүлегендә өлкән дәүләт инспекторы вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыга. Милиция капитаны Эчке эшләр министрлыгы отличнигы исеменә ия. Хезмәт итү чорында аңа күпсанлы Мактау грамоталары, ЮХИДИнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk