Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Тоннель» операциясе барышында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның җиде очрагы теркәлгән.

Кукмарада 13 апрельдә сәгать 14.00-15.30да ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның җиде очрагы теркәлде. Шуларның өчесе – җәяүлеләрнең гаебе, калганнары – башка төр сәбәпләр.

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланды. Аның автомобиле штрафлар тукталышына куелды.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

фото: kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев