Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике шоферны ачыклады

Районда «Тоннель» операциясе узды.

Кукмарада 18 августта ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә Магистральная урамында «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы ачыклана. Алар арасында 3се — куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, 7се — укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, балаларны махсус эләктерү җайланмасыз йөртү һәм башкалар.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике шофер ачыклана. Аларның транспорт чаралары штрафлар стоянкасына урнаштырыла. 

Фото: архив/ kukmor-rt. ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев