Кукмарада рейд вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы ачыкланган.
12 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистральная урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 11 очрагы ачыклана. Алар арасында укылмый торган дәүләт номерлы, ОСАГО полисы булмаган транспорт белән идарә итү – өчәр, җәяүле тарафыннан юл йөрү, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, транспорт чарасы билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуын раслый торган диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт белән идарә итү – берәр.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыклана. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырыла.
Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев