Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары автобусларны тикшерде

Республикада, шул исәптән Кукмара районында «Автобус» операциясе узды.

Пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен кисәтү, иминлекне тәэмин итү максатында, 24 апрельдән 3 майга кадәр республикада, шул исәптән Кукмара районында «Автобус» операциясе узды. 

Район ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Нуриев сүзләренә караганда, әлеге чорда мәктәп автобусларына һәм пассажирлар йөртә торган автобусларга аеруча зур игътибар юнәлтелгән. «Автобусларның техник торышы, юлга чыгарга рөхсәт бирүче гамәлдәге диагностик карталары, пассажирларны йөртү өчен лицензияләре булу-булмау тикшерелде, гаеплеләр җәзага тартылды», - ди Рөстәм Нуриев.

Иминлек каешы куймаган өчен – җиде, җәяүлеләргә һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл бирмәгән өчен – өч, тормоз системасы төзексез хәлдә булган өчен бер автобус шоферына беркетмәләр төзелгән, бер автобус штрафлар тукталышына куелган.

Фото: Район ЮХИДИ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk