Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган сигез шоферны хөкем иткәннәр

Суд карары буенча аларга 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен сигез шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

Узган елның 26 декабрендә 23 сәгать 39 минутта Кукмара районында яшәүче бер хатын-кыз исерткеч эчемлек кулланган хәлдә шәһәрнең Пугачев урамында чит ил автомобилендә хәрәкәт итә. 

Быелның 10 гыйнварында 18 сәгать 42 минутта Киров өлкәсе кешесе Түбән Комар авылының Тынычлык урамында исерткеч эчемлек кулланган килеш чит ил автомобиле руле артына утыра. 

13 гыйнварда 09 сәгать 36 минутта Киров өлкәсе кешесе, шәһәрнең Производственная урамында алкогольле эчемлек кулланып, автомобильдә хәрәкәт итә. 

20 гыйнварда 08 сәгать 10 минутта Мамадыш-Кукмара автоюлының 62нче чакрымында ЮХИДИ инспекторлары йөк автомобилен туктата. Шоферы, Мәскәү өлкәсе кешесе, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә була. 

21 гыйнварда 19 сәгать 36 минутта райондашыбыз шәһәрнең Тимер юл урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Лада автомобилендә йөри. 

29 гыйнварда 19 сәгать 10 минутта Киров өлкәсе кешесе, шәһәрнең Магистральная урамында исерткеч эчемлек кулланып, чит ил автомобилендә хәрәкәт итә. 

31 гыйнварда 20 сәгать 44 минутта райондашыбыз, шәһәрнең Ленин урамында исерткеч эчемлек кулланып, чит ил автомобилендә хәрәкәт итә. 

7 февральдә 05 сәгать 45 минутта чираттагы райондашыбыз шәһәрнең Восточная урамында исерткеч эчемлек кулланган килеш автомобиль руле артына утыра һәм аны инспекторлар туктата. 

Алкотестер приборы әлеге шоферларның барысының да организмында спирт булуын күрсәтә. Кайберләре суд утырышына килмәү сәбәпле, эшләре үзләреннән башка карала. Суд карары буенча шоферларның һәммәсенә дә 30ар мең сум штраф салына, шулай ук алар 1,6 елга транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk