Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган шоферны хөкем иткәннәр

Җәмәгать суды карары белән ул 30 мең сум штрафка тартыла, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

20 июньдә сәгать 19.50дә Мөхәмәтҗанов фамилияле райондашыбыз Манзарас авылының 1 Май урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Рено Сандеро автомобилендә хәрәкәт итә.

Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтә: шоферның канында 1,204 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана.

Гаепләнүче суд утырышына килмәгәнлектән, эш аның катнашыннан башка карала.

Җәмәгать суды карары белән ул 30 мең сум штрафка тартыла, бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев