Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада 10 октябрьдә өч юл фаҗигасе булган (фото)

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә, 10 октябрьдә Кукмара районында өч юл фаҗигасе теркәлә. Көндезге сәгать бердә поселокның Ленин урамы, 3 йорт янында "Лада Гранта" һәм "ВАЗ-212140" автомобиле бәрелешә. Фаҗига "Лада Гранта"ның "Нива"га юл бирмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Шушы ук көнне сәг.15.00дә Урта Комар авылында билгесез...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә, 10 октябрьдә Кукмара районында өч юл фаҗигасе теркәлә. Көндезге сәгать бердә поселокның Ленин урамы, 3 йорт янында "Лада Гранта" һәм "ВАЗ-212140" автомобиле бәрелешә. Фаҗига "Лада Гранта"ның "Нива"га юл бирмәве нәтиҗәсендә килеп чыга.

Шушы ук көнне сәг.15.00дә Урта Комар авылында билгесез зат "ВАЗ-2106" автомобиленә зыян сала һәм фаҗига урыныннан кача.

10 октябрьдә, сәг.18.20ләрдә "ВАЗ-21150" һәм "Лада Ларгус" автомобиле бәрелешә.

Фаҗигаләрдә зыян күрүчеләр юк. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвен сорыйбыз.

Фотолар ЮХИДИдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев