Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлгән.

22 ноябрьдә 7.30-9.30 сәгатьләрдә дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, Кукмара районының «Кукмара-Нократ Аланы» автоюлының 2нче чакрымында «Тоннель» операциясен уздырды. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 

Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы теркәлгән. Алар арасында түбәндәгеләр бар: укылмый торган дәүләт номерлары булган автомобильдә йөрү (5 очрак), иминлек каешы куймау (4 очрак), җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве (1 очрак). Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган. 

Район Дәүләт автоинспекциясе мондый төр массакүләм тикшерүләрнең даими рәвештә оештырылачагын исегезгә төшерә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6