Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы ачыкланган.

11 октябрьдә, 7:00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының «Кукмара-Нократ Аланы» автомобиль юлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 15 очрагы ачыклана. Алар арасында: билгеләнгән тәртиптә диагностика картасы рәсмиләштерелмәгән, укылмый торган дәүләт номерлары булган, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, документлары булмаган һәм ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә тоткарлана. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына куела.

Район Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев