Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаганнар

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы ачыкланган.

25 апрельдә 8.00дән 10.00 сәгатькә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә Кукмара шәһәренең Магистральная урамында «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы ачыкланды. Алар арасында укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү — 7, куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу — 6, җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм техник карау узуны раслый торган диагностик картадан башка транспорт белән идарә итү — икешәр, шулай ук билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү, автомобильнең пыялаларын техник регламент таләпләренә туры килми торган итеп каралту кебек тәртип бозулар бар.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды. 

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев