Кукмара районында «Легаль булмаган йөртүче» профилактик акциясе бара
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Легаль булмаган йөртүче» профилактик акциясе бара

Юлда иминлек — һәркемнең җаваплылыгы.

Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, пассажирларны законсыз рәвештә йөртү очракларын кисәтү максатыннан «Легаль булмаган йөртүче» профилактик акциясе бара. Ул 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Чара барышында төп игътибар төзек булмаган, техник яктан тикшерү узмаган, лицензиясе булмаган транспортта пассажир ташу, тиешле документларсыз такси хезмәте күрсәтү, шулай ук машина йөртүчеләрнең закон таләпләрен үтәвенә юнәлдереләчәк.

Пассажирларны законсыз йөртү — юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы күренешләрнең берсе. Чөнки мондый очракларда транспорт чарасының техник торышы, йөртүченең тиешле документлары, пассажирларның иминлеге һәм аларның хокуклары һәрвакытта да тиешенчә контрольдә булмаска мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә пассажирлар ташу өлкәсендәге закон таләпләрен аңлата, хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрә. 

Транспорт хезмәтеннән файдаланганда, пассажирларга да сак булырга, рәсми рәвештә эшләүче йөртүчеләрне сайларга кирәк. Юлда иминлек — һәркемнең җаваплылыгы.

Руслан САМИКОВ, район Дәүләт автоинспекциясе инспекторы

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев