Кукмара районында җиңел машина йөртүче туктап торган автомобильгә бәрелгән
Авария Ядегәр авылында була.
Кукмара районында җиңел автомобиль йөртүче туктап торган автомобильгә килеп кергән. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясенә хәбәр иттеләр.
Авария 2 июньдә 12.00 сәгатьтә Кукмара районының Ядегәр авылында була. Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада Калина» автомобилен йөртүче, Кукмара ягыннан Шәмәрдән бистәсенә таба хәрәкәт иткәндә идарәне югалта һәм, каршы як юлның читенә чыгып, туктап торган «Рено Сандеро» автомобилен бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Калина» йөртүчесе зыян күрә, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Бәрелеш вакытында «Рено Сандеро» машинасында беркем дә булмый.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев