Кукмара районында булган юл фаҗигасендә җиңел автомобиль шоферы һәлак булган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында булган юл фаҗигасендә җиңел автомобиль шоферы һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте Березняк авылы тирәсендә килеп чыга.

Кукмара районының Березняк авылы тирәсендә кеше үлеменә китергән юл фаҗигасе була. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районында булган юл фаҗигасендә җиңел автомобиль шоферы һәлак булган

«Һәлакәт 16 мартта сәгать 18.20дә Кукмара районының „Өлге-Иске Юмья“ автоюлының 7 чакрымында була. Лада Калина автомобиле шоферы юлның каршы як полосасына чыга һәм йөк автомобиле (эвакуатор) белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел автомобиль шоферының урында ук гомере өзелә», — дип сөйләде ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы Ранил Гыйниятуллин. 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Кукмара районында булган юл фаҗигасендә җиңел автомобиль шоферы һәлак булган

фото: ЮХИДИ бүлеге


Нет комментариев