Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Дәүләт теркәве билгеләрен яшергән йөртүчеләргә җәза каралган

Ел башыннан Татарстанда 300дән артык машина йөртүче дәүләт теркәве билгеләрен яшерергә омтылган өчен җәзасын алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый хокук бозу очракларын ачыклау буенча актив эш алып бара. Беренче чиратта, бу йөртүчеләре җинаять кылуда (шул исәптә терроризм юнәлешендә дә) яки юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән транспорт чараларын идентификацияләргә кирәкле булуы белән...

Ел башыннан Татарстанда 300дән артык машина йөртүче дәүләт теркәве билгеләрен яшерергә омтылган өчен җәзасын алган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый хокук бозу очракларын ачыклау буенча актив эш алып бара. Беренче чиратта, бу йөртүчеләре җинаять кылуда (шул исәптә терроризм юнәлешендә дә) яки юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән транспорт чараларын идентификацияләргә кирәкле булуы белән бәйле.

Агымдагы елның 3 аенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе дәүләт теркәве билгеләренең (машина номеры) укып булмый торган, стандарт булмаган яки дәүләт стандарлары таләпләрен бозып куелган транспорт чарасы белән идарә итүнең 68 меңнән артык очрагын ачыклаган. Бу хокук бозу өчен кисәтү яки 500 сум күләмендә административ штраф каралган.

Әгәр дәүләт теркәве билгесе техник көйләү турындагы закон таләпләренә туры килмәсә, караңгы вакытта 20 метр ераклыктан артка һәм алга куелган машина номерының бер хәрефе яки саны укылмаса, стандарт булмаган дип таныла.

Дәүләт теркәве билгеләре булмаган яки машина номерын укырга комачаулаучы чара кулланган яки яшерергә омтылган идарә итүчегә җитди җәза каралган. Бу очракта машина йөртүчегә 5 мең сумга кадәр штраф салу яки 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Агымдагы елның өч аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре 600 гә якын шундый очракны ачыклаган.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне дәүләт теркәве билгеләрен тәртиптә тотарга һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk