Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар "Светофор иленә" сәяхәт итте

Балалар юл йөрү һәм шәһәр урамнарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Балаларга юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында, "Каенлык" балалар бакчасындагы мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме өчен "Светофор илендә" дигән чара үткәрелде.

Педагоглар һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Кукмара районындагы  бүлекчә начальнигы Елена Яковлева  белән берлектә оештырылган әлеге чара уен формасында алып барылды. Балалар юл йөрү һәм шәһәр урамнарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Нәниләргә таныш персонажлар – Белмәмеш һәм Юлдагы хәрәкәтне көйләүче – сабыйларны юл әлифбасы белән таныштырдылар, җәмәгать транспортында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Балалар җәяүле дә, пассажир да, машина йөртүче дә булып уйнадылар. Чара ахырында автомобилистлар ярышы уздырылды, ул дуслык җиңүе белән тәмамланды.

Гөлназ КӘРИМОВА, тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев