Үзеннән соң чүпне пакетлаога салып ташлауның бер авырлыгы да юк
Табигатьтә ял итүчеләр үзләре артыннан чүп-чар калдырмасыннар иде дип әйтәсем килә
Май - бәйрәмнәргә һәм ялларга бай ай. Кемдер җыештырына, хуҗалыкларда тәртип урнаштыра, өмәгә чыга, ә икенче берәүләр шашлык пешерә һәм күңел ача. Табигатьтә ял итүчеләр үзләре артыннан чүп-чар калдырмасыннар иде дип әйтәсем килә. Чисталык мәсьәләсен җыештыручыларга гына йөкләп калдырып булмый. Безгә, кукмаралыларга да, җаваплы һәм игътибарлы булу комачау итмәс иде. Үзеңнән соң чүпне пакетларга салып, чүп контейнерларына ташлау бер авырлык та тудырмый, югыйсә! Юкка гына, җыештырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста, дип әйтмиләр бит. Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы бары тик үзебездән генә тора, шуны аңласак иде!
Алсу ГАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев