Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Кукмара районында алты кеше алкоголь белән агуланган

Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев республикада алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотуга багышланган чираттагы видеокиңәшмә уздырды. Анда сүз кибетләрнең Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасына (ЕГАИС) кушылуы, легаль булмаган алкоголь продукциясе сатучыларны фаш итү турында барды. Ялган аракы, составында спирт булган эчемлекләр белән агулану да республикада...

Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев республикада алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тотуга багышланган чираттагы видеокиңәшмә уздырды. Анда сүз кибетләрнең Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасына (ЕГАИС) кушылуы, легаль булмаган алкоголь продукциясе сатучыларны фаш итү турында барды. Ялган аракы, составында спирт булган эчемлекләр белән агулану да республикада җитди проблема булып тора. Татарстанда ел башыннан алкоголь белән агулануның 446 очрагы теркәлгән, 142 кешенең гомере өзелгән. Кукмара районда исә бүгенге көнгә кадәр 6 кеше агуланган (узган ел 5 кеше булган), шуларның 5се үлгән, вафат булучыларның икесе - пенсия яшендәгеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев