Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торыйк

Татарстанлыларга ракета куркынычы һөҗүме вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Автомобильләр һәм транспортның башка төрләре астында, шулай ук биналар диварлары астында качу куркынычсыз түгел — мөмкин булган шартлау дулкыныннан өстән пыяла төшәчәк.

Ракета куркынычы һөҗүме турында хәбәр алгач, барлык коммуникацияләрне сүндереп һәм үзең белән документлар, телефон, акча һәм кирәкле әйберләр алып, подвалга төшәргә кирәк. Шулай ук күршеләрне кисәтергә һәм балаларга, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итәргә киңәш ителә. Б ухакта «Татар-информ» МА яза.

Әгәр подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, шулай ук барлык коммуникацияләрне сүндерергә һәм тәрәзәләрдән ераграк яки бөтенләй тәрәзәләрсез бүлмәдә яшеренергә кирәк.

Автомобильдә яки җәмәгать транспортында булганда, машинадан чыгып, якындагы подвалга, базга яисә башка ясалма җир асты яшеренү урынына качыгыз.

Автомобильләр һәм транспортның башка төрләре астында, шулай ук биналар диварлары астында качу куркынычсыз түгел — мөмкин булган шартлау дулкыныннан өстән пыяла төшәчәк. Мондый корылмалардан куркынычсыз ераклык — 30-50 метр.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев