Ракета куркынычы һөҗүме вакытында хәвефсезлек кагыйдәләре
«Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасы оператив рәвештә пилотсыз очкыч аппаратлары, ракета һөҗүме куркынычы турында хәбәр итә.
Республикага таба хәрәкәт итүче ракеталар ачыкланган очракта, «ракета куркынычы», әгәр ракеталар Татарстан территориясендә ачыкланса, «ракета һөҗүме куркынычы» режимы кертелә.
► Сез бина эчендә һәм подвалга төшү мөмкинлеге юк икән, тәрәзәләрне, газ, суны ябарга, электрны сүндерергә, дивар буендагы идәнгә утырырга кирәк. Тәрәзәсез бүлмә (коридор, бәдрәф һәм башка) сайлау яхшырак. Тәрәзә янына якын килү катгый тыела!
► Җир асты бинасына кереп яшеренү мөмкинлеге булса, документлар, телефон, акча һәм кирәкле әйберләрне алырга, күршеләрне кисәтергә, балаларга, өлкәннәргә, физик мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Йорт, фатирдан чыгып, торак-коммуналь хуҗалыгы органнары (идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте) әзерләгән һәм бу максатлар өчен каралган ышык урынга яшеренү мөһим.
► Яшеренү урыны алдан җиһазландырылырга һәм халыкны кабул итүгә әзер булырга тиеш.
► Әгәр сез автомобильдә яки җәмәгать транспортында булсагыз, транспортны туктатырга, яисә машина йөртүчедән туктавын сорарга, аннан чыгып, якындагы ышык урынга качарга кирәк.
► Ышык урын (яки подвал) юк икән, бинаның аскы (цоколь) катына төшәргә, тәрәзәсез бүлмәгә кереп, идәнгә утыру һәм иелү мөһим.
► Урамда булсагыз, бинаның цоколь катына керергә, җир асты кичүен яки җир асты парковкаларын табарга кирәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев