Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Ни өчен уразадан чыкканда финик җимеше белән авыз ачарга киңәш ителә

Сорау-җавап.

КӨН АЯТЕ

«{Ахирәт сәфәренә чыгар өчен} азык әзерләгез! {Шул сәфәр өчен} иң яхшы азык исә — тәкъвалык». («Бәкара» сүрәсе, 197 аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
«Ифтарны ашыктырганда, кешеләр имин, мул тормышта яшәүдән туктамаячаклар». (Бохари, Мөслим).
/ Хәдис эчтәлегеннән аңлашылганча, ифтарны тоткарлау (соңгаракка калдыру) тормыштагы бәрәкәт кимүнең сәбәбедер/.

СОРАУ:
Ни өчен уразадан чыкканда финик ашап авыз ачарга киңәш итәләр?

ҖАВАП:
Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм финиклар белән авыз ачарга киңәш иткән, шуңа күрә финик ашап авыз ачу ул — пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сөннәте (үрнәге). Әлеге сөннәт гамәл асылын аңларга тырышсак, аның зур мәгънә һәм хикмәткә ия булуы ачыкланыр.

Беренчедән, җимешнең бу төре бик туклыклы һәм энергияне тиз кире кайтара. Икенчедән, финикларда табигый шикәр, җиңел үзләштерелә торган глюкоза белән фруктоза һәм җепселле тукыма (клетчатка) булуы кандагы шикәр дәрәҗәсен тәртиптә тота һәм ачлык хисен киметеп, артык күп ризык ашап ташлаудан саклый. Шулай итеп, көн дәвамында ач торган аш казанын финиклар йомшак итеп «уятып», җайлы гына (стрессыз) эшләтеп җибәрә һәм төп ризыкны кабул итүгә әзерләп куя. Өченчедән, финиклар организмга бик кирәкле булган калий, җепселле тукыма, B6, A һәм K витаминнары кебек туклыклы матдәләргә бай.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үрнәгендә так (нечетный) сандагы финик белән авыз ачу хәерле. Финиклар булмаган очракта, су белән авыз ачу да сөннәт булып санала.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев