Ни өчен Рамазан аеның икенче ункөнлеге «Гөнаһлардан гафу үтенү чоры» дип атала
Сорау-җавап.
КӨН АЯТЕ
«Берәр кыенлык килсә, кеше {бик ихлас} Аллаһка ялвара башлый. Соңыннан аңа {Аллаһтан саулык, байлык, иминлек кебек} берәр нигъмәт ирешсә, ул элек ялварганнарын оныта да Аллаһка тиңнәр эзли башлый...». («Зүмәра» сүрәсе, 8 аять).
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:
«Ураза ул ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел. Дөрестән дә, ураза ул юк-бар сүзләр сөйләүдән һәм сүгенүдән дә тыелудыр». (Әл-Хәким, Ибне Хиббән).
СОРАУ:
Ни өчен Рамазан аеның икенче ункөнлеген «Гөнаһлардан гафу үтенү чоры» дип атыйлар?
ҖАВАП:
Дөрестән дә, Рамазанның икенче өлеше Аллаһның чиксез рәхим-шәфкатьлеге белән тәүбәләр кабул ителә торган вакыт булып санала. Әйе, әлеге чорда ураза тотучы ихлас мөселманнар гөнаһларын, бәндәчелек белән кылган хаталарын гафу итүен сорап, Раббыларына мөрәҗәгать итә. Хаталардан, гөнаһлардан үкенеп, Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр алдында да гафу үтенү мөселманнар өчен бик кирәкле гамәлләрдән санала. Бу гамәл тәүбә-истигъфар дип атала да инде.
Без барыбыз да Аллаһның ярлыкавына мохтаҗ, чөнки хаталанмаган һәм нинди дә булса гөнаһ кылмаган кеше юк. Хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: «Адәм балаларының барысы да хаталана, ә хаталанучыларның иң хәерлесе — тәүбә итә торганы».
Аллаһ Раббыбыз Рамазан аеның икенче ункөнлегендә бик күп кешене гафу итәрмен, ярлыкармын дип вәгъдә итте икән, без моңа ихлас ышанып, әлеге фазыйләтле вакытның кыйммәтен аңлап, мөмкин кадәр ешрак тәүбә-истигъфар кылырга, Аллаһның ярлыкавына ирешергә тырышырга тиешбез.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев