Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмараның Гафиятуллин урамындагы мунча кайчан эшли башлар икән?

Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллиннан түбәндәге җавап алынды.

Кукмараның Гафиятуллин урамындагы мунча кайчан эшли башлар икән? Төзекләндерү эшләре Яңа елга кадәр төгәлләнер дип көткән идек, өметләр акланмады.

Әминә, Кукмара
     
Әлеге сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат ХӘЙРУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды:

- Гафиятуллин урамындагы җәмәгать мунчасының бинасы шактый искергән иде инде. Бүгенге көндә мунчаның тышкы яктан ремонт эшләре тулысынча башкарылды. Ә менә газ үткәреп, бинага җылы җибәрмичә торып, эчке эшләргә тотынып булмый. Чөнки салкында штукатурлау һәм плитә ябыштыруның бер файдасы да юк, алар кубып төшәчәк. Шуның өчен төзекләндерү вакытлыча туктатылды. Газ үткәрелү белән мунча эче, юыну, киенү-чишенү заллары үзгәртеп корылачак. Идән-түшәм, тәрәзә-ишек, ут, су, канализация системалары алыштырылачак, стеналар тигезләнәчәк.

Фото: Ленар Шайдуллин/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk