Соңгы яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанда җылы булачак

Киләсе атнада республикада температура +26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә көнне, 11 июньдә,  кыска вакытлы яңгыр көтелә, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Төнлә +10...+15 градус,  көндез +20...+25 градус җылы булу көтелә, дип яза "Татар-информ" МА.

Якшәмбе төнендә бераз яңгыр явачак. Көндез республика салкын һава массасында төньяк антициклон йогынтысында булачак, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә температура 8-13 градустан югарырак була, көндез 15-20 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

13 һәм 14 июньдә явым-төшем булмаячак. Дүшәмбе көнне көндез һава 19-20 градуска кадәр җылыначак, сишәмбе көнне температура +21дән +26 градуска кадәр фаразлана.
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев