Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Холокост корбаннарын искә алу атналыгы уңаеннан Кукмарада «Хәтер күбәләге» Бөтенроссия акциясе узды

Чара патриотик рухтагы шигырьләр, биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

Холокост корбаннарын искә алу атналыгы уңаеннан район Мәдәният йортында «Хәтер күбәләге» Бөтенроссия акциясе оештырылды. Чарада шәһәр мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты.

Укучылар акциягә зур әзерлек белән килгән иде: алар үз куллары белән ясалган күбәләкләрдән торган коллажлар тәкъдим иттеләр. Әлеге символ тыныч тормышның, кеше гомеренең кадерле булуын һәм фаҗигале еллар истәлеген чагылдыра.

Чара патриотик рухтагы шигырьләр, биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Сәхнәдән яңгыраган чыгышлар тамашачыларны битараф калдырмады, үткән тарихка яңадан әйләнеп кайтырга, сабак алырга чакырды.

Дөнья тарихында «Холокост» төшенчәсе 1941–1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышы чорында төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен аңлата. Милли, дини һәм этник билгеләр буенча миллионлаган кешенең гомере өзелгән бу канлы вакыйгаларны искә алу — бүгенге буынның изге бурычы.

«Хәтер күбәләге» акциясе яшь буында тарихи хәтерне саклау, кешелеклелек, толерантлык һәм тынычлык кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән әһәмиятле чара буларак узды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев