Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире райондашларны Яңа ел белән котлый

Кадерле газета укучыларыбыз, безнең белән калуыгыз өчен һәрберегезгә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Газетабыз бер гасырга якын район елъязмасын яза, монда, һичшиксез, сезнең дә хезмәтегез кергән, диелә котлауда.

Хөрмәтле район халкы һәм кайткан кунаклар, кадерле газета укучыларыбыз!

Коллективыбыз һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. 2024 ел барлык яхшы ниятләрегезне, хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа җиңүләр алып килсен!

Күркәм гадәт буенча, узып баручы һәр елны йомгак ясап тәмамлыйбыз. Үткән ел җиңел түгел, ә авыр иде дип, һәрвакыт әйтергә мөмкин. Әмма тормышыбызда барысы да гади генә булса, төрле авырлыклар килмәсә, камилләшмәс һәм яхшылыкка омтылмас идек. Киләсе 2024 ел безгә җаваплы бурычлар куя. Алда — илдә гражданлык җәмгыяте өчен мөһим Президент сайлаулары. Сайлауларда катнашып, гражданлык бурычыбызны үтәп кенә калмыйбыз, ә илебезнең яңа тарихын үз кулларыбыз белән «язабыз». Шуны истә тоту мөһим: бүген лаеклы яшибез, иртәгәсе көнгә ышаныч белән карыйбыз, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәге өчен борчылмыйбыз икән, димәк, дөрес юлны сайлаганбыз, дигән сүз.

Заманча технологияләр вакытында басма мәгълүмат чараларына халыкның игътибарын җәлеп итү авырлаша бара. Шуңа күрә, кадерле газета укучыларыбыз, безнең белән калуыгыз өчен һәрберегезгә аерым рәхмәтемне җиткерәм. Газетабыз бер гасырга якын район елъязмасын яза, монда, һичшиксез, сезнең дә хезмәтегез кергән. Һәм без киләчәктә дә «Хезмәт даны»ның кызыклы булып калуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез: файдалы киңәшләр белән сөендерербез, сезне борчыган сорауларны күтәрербез, теләк-тәкъдимнәрегезне исәпкә алып, аның эчтәлеген яхшыртырбыз.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу очраклы гына түгел. Чөнки гаилә ул — мәхәббәт, игелек һәм күңел тынычлыгы чыганагы. Яңа елда һәркемнең тормышында бу төп кыйммәтләр урын алсын иде. Гаиләлеләрнең мөнәсәбәтләрендә гармония, үзара аңлашу булсын, ә парсызларга, һичшиксез, сөйгән ярларын очратырга язсын.

Һәммәгезне дә бәйрәмнәр белән котлыйм һәм иминлек, сәламәтлек, планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч телим. Ә иң мөһиме — тыныч күк йөзе.
Бәйрәм белән! Яңа ел котлы булсын!

Эльвира МИННӘХМӘТОВА, баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев