Вахит авылында "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде
Соңгы яңалыклар

Вахит авылында "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде

Бәйрәмгә җыелган һәркем матур чыгышларны карап, җыр-биюләргә кушылып рәхәтләнеп ял итте

Вахит авылы мәдәният йортында "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Тамашачылар өчен матур программа әзерләнде. "Татар егете-2019" район бәйгесендә җиңү яулаган Рамазан Мотыйгуллинның, Вахит авылының моңлы сандугачлары, күрше авыл җырчылары, мәдәният йортында эшләп килүче "Наза" фольклор ансамбле (җитәкчесе-Нәсыйха Нәбиева), "Тургай" бию төркеменең (җитәкчесе-Нияз Кәримуллин) чыгышларына тамашачыларның мул алкышларына күмелде. Бәйрәмгә җыелган һәркем матур чыгышларны карап, җыр-биюләргә кушылып рәхәтләнеп ял итте, дип хәбәр итте Нияз Кәримуллин Казан дәүләт мәдәният институты магистранты, Вахит мәдәният йорты культорганизаторы.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев