Түбән Кама мәктәбендә укучы җыештыручыга һөҗүм иткән
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, VII сыйныф укучысы полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган.
Бүген иртән Түбән Каманың 37нче лицеенда 13 яшьлек малай җыештыручы хатын-кызга пычак белән ташланган һәм аның кулын яралаган. Мэр Радмир Беляев сүзләренчә, зыян күрүченең тормышына куркыныч янамый, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, VII сыйныф укучысы полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган. Аның белән белгечләр эшли, уку йортына әти-әнисен чакырганнар.
Барлык ашыгыч хезмәтләр дә урынында, мәсьәлә тулысынча контрольдә.
«Паникага бирелмәвегезне үтенәм. Якынча мәгълүматларга караганда, ул өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан, аннары аны тоткарлаганнар. Компетентлы органнар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, алга таба мондый хәлләрне кисәтү һәм булдырмау юнәлешендә эш башкарылачак», — дип өстәде Радмир Беляев.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев