Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төхбәтуллинар гаиләсе 65 ел бергә торуларын билгеләп үтте

Бүгенге бәйрәмегез — ул бер-берегезне саклап, хөрмәт итеп яшәүнең нәтижәсе.

Шушы көннәрдә Манзарас авылында гомер итүче Хөрмәтулла һәм Флера Төхбәтуллинарның чәчләре чәчкә бәйләнеп, матур тормыш корып яши башлауларына 65 ел тулды. Хезмәт ветераннарын күркәм юбилейлары белән котларга район Башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Айгөл Ахметшина, ЗАГС бүлеге житәкчесе Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл жирлеге башлыгы Рашидә Хабибуллиналар, балалары, туганнары килде.

Төхбәтуллинар гаиләсе 65 ел бергә торуларын билгеләп үтте

Бүгенге бәйрәмегез — ул бер-берегезне саклап, хөрмәт итеп яшәүнең нәтижәсе. Гаилә хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең кебек гаиләләр — районыбыз бизәге. Алга таба да тигезлектә, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын, — диде Айгөл Масхутовна һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

Төхбәтуллинар гаиләсе 65 ел бергә торуларын билгеләп үтте

Хөрмәтулла Төхвәт улы бар гомерен тимер юлда хезмәт итүгә багышлаган кеше. Ә тормыш иптәше Флера Әхмәди кызы Кукмараның мех производствосы берләшмәсендә хисапчы булып эшли. Хезмәт юлын тимер юлы билет кассасында башлый. Нәкъ шунда ул булачак тормыш иптәше белән таныша. Өч ул тәрбияләп үстерәләр. Фидакарь хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнгәннәр. Флера Төхбәтуллина — авылның хөрмәтле абыстае.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев